27 гыйнвар бөтен ил өчен истәлекле дата – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне. Бу көн уңаеннан Чинчурино авыл китапханәсендә яшь китап укучылар өчен “Блокаданың онытылмас яралары” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Блокадалы шәһәрдәге тормыш Таня Савичева һәм аның гаиләсе, көндәлеге турында тарих белән тулыландырылды. Балалар бер минут тынлык белән Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алдылар. Соңыннан китапханәче “Тынгысыз Ленинград” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, китаплар балаларга Ленинград блокадасы һәм батырлыгы турында сөйләргә ярдәм итте.