Чинчурино авыл китапханәсендә “Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше” дип исемләнгән мәгълүмати - танып-белү сәгате үткәрелде

2020 елның 7 феврале, җомга

Чинчурино авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан “Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше” дип исемләнгән мәгълүмати - танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Людмила Маврина балаларны татар халкы мәдәнияте, татар милли киемнәре, орнамент үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштырды. Балалар бик күп яңа һәм кызыклы әйберләр белделәр, татар милли киемен чагылдырган яңа сүзләр белән таныштылар: камзул, калфак, түбәтәй. Китапханәче тарафыннан татар милли киемнәре төшерелгән китаплар күрсәтелде.

Татар халкының мәдәнияте милли бәйрәмнәр белән бәйле. Иң яраткан бәйрәм-Сабантуй. Күп кенә балалар бу бәйрәмдә катнаштылар һәм көрәшне күрделәр.  Җиңүче кыйммәтле бүләк һәм иң төп трофей-тере тәкә белән бүләкләнә.

Чара ахырында татар халкының гореф-гадәтләре төрле милләт балаларын җәлеп итә, үсеп килүче буынны үстерүгә стимул бирә, дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International