2020 елның 9-12 февралендә Казанда 9-11 нче сыйныф укучылары өчен тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Безнең районнан муниципаль этапта җиңүче ике Тәтештәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Тәтештәге 2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Силюнус Никита Александрович призер дипломы белән бүләкләнде! (укытучысы А.В. Похлебкин)