25 февраль көнне Тәтеш шәһәренең “Каенкай” балалар бакчасында ТАССРның 100 еллыгына, Туган тел көненә багышланган “Дуслык белән без көчле” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Анда "”Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы вәкилләре Сафиуллина Римма Гомәр кызы, Ибраһимова Асия Закир кызы, Сәмигуллина Сания Хәлим кызы катнашты.
Балалар педагоглар белән бергә шигырьләр сөйләделәр, музыкаль инструментларда уйнадылар, татар, рус, мордва, чуаш телләрендә җырлар җырладылар, Г.Тукайның “Кәҗә һәм Сарык”, “Шүрәле” әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Балалар кунакларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.



