Язның беренче көнендә Тоншерма авылында «Çăварни» район бәйрәмен күңелле җырлар һәм биюләр белән билгеләп үттеләр.
Гадәттәгечә, авыл мәдәният йорты мәйданында Тәтеш районы чуаш коллективлары катнашында театральләштерелгән тамаша булды. Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән барлык кунакларны һәм шәһәр халкын бәйрәм белән Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башлыгы урынбасары Евгений Гаврилович Курков котлады. Шулай ук кунакларны чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Володар Аркадьевич Тимофеев, «Сувар» республика газетасы баш мөхәррире Ирина Федоровна Трифонова сәламләделәр.
Бәйрәм авыл мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте, анда чуаш җыры һәм бию башкаручыларның «Теччә шевлисем» IV район фестивале булып узды. Иҗади коллективлар һәм солистлар дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.