“Нәүрүз бәйрәме: социаль тәҗрибә туплау”

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

3 март көнне Татарстан Халыклары дуслыгы йорты базасында районның мәдәни-ял учреждениеләре җитәкчеләре “Нәүрүз бәйрәме: социаль тәҗрибә туплау” дигән методик семинарда катнаштылар.

Семинар барышында бәйрәмнең тарихы һәм заманча традицияләре, язгы көнне бәйрәм итүдә татар гореф-гадәтләренең урыны, шулай ук Нәүрүз бәйрәменең көнчыгыш традицияләре, Татарстан халыклары ассамблеясенең һәм аның оешмасының Татарстан Республикасында милли-мәдәни мохтәриятләренең тәҗрибәсе каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International