Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе коронавирус мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия ачты. Ул күптән түгел генә инфекция очраклары теркәлгән территориядән кайткан гражданнар өчен билгеләнгән. Мондый гражданнарга мондый территорияләрдә булу урыны һәм датасы, шулай ук аларның кайту вакыты турында кайнар линиягә хәбәр итү тәкъдим ителә. Линия 2-50-01 телефоны буенча эшләячәк.