Чуаш Чагылдымның “Пилеш” фольклор ансамбле “Сөйкемле хатын-кызлар өчен” дип исемләнгән күчмә концерт үткәрелде

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. Бу көн кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары, чәчәкләр белән бизәләчәк.

8 Март хөрмәтенә Чуаш Чагылдымның “Пилеш” фольклор ансамбле Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Буа районы Яңа Мәртле авылында “Сөйкемле хатын-кызлар өчен” дип исемләнгән күчмә концерт үткәрелде. Бу искиткеч бәйрәм безнең гүзәл хатын-кызларыбызга мәхәббәт хисләре белән сугарылды, сәхнәдән тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Концерт программасы үзе турында якты, кояшлы, бәйрәм кәефе калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International