2020 елның 16 мартында Тәтеш татар урта мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасы Буа дәүләт драма театры Тәтеш районы гомуми белем бирү оешмалары арасында “НИЯТ” төбәкара татар балалар-яшүсмерләр театр коллективлары фестиваль-конкурсының сайлап алу туры үткәрде. Әлеге фестивальдә Тәтеш татар мәктәбеннән “Хәят” коллективы, Тәтештәге 1 нче урта мәктәбеннән “Хыял” коллективы, Бидәңге мәктәбеннән “Дуслык” коллективы, Алабирде урта мәктәбеннән “НУР” коллективы катнашты.