Бүген безнең “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында ташландык материалдан иң гадәти булмаган һәм оригиналь баш киеменә “Эх, бу эшләпә!” дип исемләнгән иҗади конкурс булып узды. Тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре һәм балалар иҗади биремгә бик зур җаваплылык белән килделәр. Биредә төрледән-төрле эшләпәләр бар иде: тасмалар белән бизәлгән челтәрләрдән эшләпәләр дә, әбиләрнең кайгыртучан куллары белән бәйләнгән баш киемнәре дә.
Конкурс тәмамлангач, барлык балалар да грамоталар алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)