“Сугыш хатын-кыз йөзле түгел”

2020 елның 3 апреле, җомга

Игътибар!

Социаль челтәрләрдә “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” дигән республика патриотик язмалар конкурсына старт бирелде.

Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм Татарстан Республикасы халкын яшьләрне әхлакый-патриотик рухта тәрбияләүгә, Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар истәлеген саклауга юнәлдерелгән уңай контент эшләүгә һәм булдыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты.

Конкурста катнашу өчен кирәк:

1. Бер юнәлешне сайлап алырга:

- “Матурлыкны сугыш белән бозып булмый” - хатын-кызларның сугышта да матур булып калуы турындагы тарих.

- “Хатын-кыз эше түгел” - ир-ат эшен уңышлы башкарган хатын-кызлар турында тарих.

- “Батыр хатын-кыз” - сугыш вакытында хатын-кызларның батырлыклары турында тарих.

- “Ул хат язган...” хатын-кызларның язган хатлары.

Әлеге номинацияләрдә катнашу өчен авторлык фотолары һәм видео-эшләр, иншалар кабул ителә. Авторлар үз эшләре, Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар турында сөйләргә тиеш.

2. Facebook яки Instagram социаль челтәрләрендә үз эшеңне конкурсның рәсми хэштеглары белән тасвирлап, шәхси битендә урнаштырырга: #ТР Сугыш хатын-кыз йөзле түгел#Татарстан яшьләре#ТР парламенты.

4. Гариза тутырырга (нигезләмәнең 1 нче кушымтасы) һәм конкурс администраторы почтасына җибәрергә tat.contest@bk.ru “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” дигән тамга белән башкарылган эшләрнең оригиналларын беркетергә.

Тәтеш муниципаль районы халкын үз-үзеңне изоляцияләү чорын файдалы итеп үткәрү өчен конкурста катнашырга чакырабыз!

Һәр катнашучы яхшы бүләкләр һәм дипломнар алырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат белән танышырга мөмкин https://www.instagram.com/molparlament.tatar/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International