Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы!

2020 елның 1 мае, җомга

Сезне 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Җылы яз көннәре барлык райондашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын. Якыннарыгыз белән очрашулар шатлыкка күмелсен. Басу-кырларда үзләрен аямыйча хезмәт куючы игенче-механизаторларыбызга имин хезмәт, фәкать уңышлар юлдаш булсын. Авылларыбыз төзекләнсен, матурлансын. Мәктәпләрдә укулар һәр бала өчен уңышлы төгәлләнсен. Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкаларны сөендерик. Бу чорга ниятләгән барлык максатларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз! Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, исәнлек-саулык телим. Якыннарыгыз белән ярдәмләшеп, һәр көннең матурлыгын күреп яшәргә язсын.

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                                 Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International