Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Өстәмә белем бирү үзәгенең Сувенир берләшмәсендә (җитәкчесе Н.А. Шитенкова) ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Курчак дистанцион тематик дәресе узды.

Дәрес барышында балалар безнең район территориясендә яшәүче халыкларның халык костюмнарының үзенчәлекләре белән таныштылар һәм курчакны үзләре ясый алдылар. Дәресне үткәрүнең максаты - үсеп килүче буынны милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү, патриотизм хисе, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, балаларның ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрен ныгыту иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International