Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Өстәмә белем бирү үзәгенең “Уенчыклар дөньясы” берләшмәсендә (укытучы Глотова Г.Г.) дистанцион режимда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган дәресләр уза. Чараның максаты - яшь буынга татар мәдәниятен декоратив-гамәли иҗат аша җиткерү, балачактан милли элементларны белергә өйрәтү. “Татар итеге бизәге” дәресендә беренче ел укучы кызлар традицион татар орнаменты булган итекләрне бик теләп буядылар, ә аннары аларны контур буенча кистеләр. Ә өлкәнрәк кызлар сюжетларны буяп кына калмыйча, үзләренең эшләрен бисер һәм киселгән җепләрдән аппликация белән дә бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International