Район башлыгының ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлавы

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

1920 елның 27 маенда ТАССР оешу турында декрет имзалана.

Бу тарихи вакыйга татар халкы, Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыклар язмышында зур роль уйный, мәдәният һәм икътисадның алга таба үсешенә хезмәт итә. Татарстан тынычлык һәм тотрыклылык, милләтара һәм конфессияара татулык учагы булып тора. Татарстан уңышларының нигезе - татарстанлыларның, шул исәптән тәтешлеләрнең дә, күп кенә буынының иҗади хезмәте.

Туган районыбыз, Татарстаныбыз чәчәк атуына үз өлешен кертүчеләргә һәм бу эшне дәвам итүчеләргә рәхмәтемне белдерәм.

Барыгызга да яңа хезмәт уңышлары, бәхет һәм иминлек телим.

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                       Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International