Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы хәрби комиссариаты хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Тарих дәвамында сезнең хезмәт мобилизацион әзерлек һәм гражданнарны хәрби-патриотик тәрбияләү бурычларын хәл итүдә мөһим роль уйный.

Тәтеш муниципаль районы хәрби комиссариаты хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләргә әзерлек, шулай ук хәрби хезмәтнең абруен күтәрү буенча шактый эш башкара. Нәкъ менә сезгә Россия армиясе сугышчыларын, Ватанны ышанычлы саклаучыларны әзерләү буенча зур җаваплылык йөкләнгән.

Хәрби комиссариатның барлык шәхси составына хезмәт бурычына тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерәм!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                                      Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International