Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы мөселманнары!
Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае башлану белән котлыйм.
Ураза тотуның традициясе үз тамырлары белән тирән үткәнебезгә барып тоташа, мәрхәмәтле һәм сабыр булырга, күбрәк игелекле гамәлләр кылырга, кешеләр турында кайгыртырга кирәклеген искә төшерә. Буыннан-буынга тапшырылучы исламның югары кыйммәтләре күпмилләтле җәмгыятебездә тынычлыкны һәм татулыкны сакларга ярдәм итә. Бу мөһим рухи-әхлакый нигезләр киләчәктә дә конфессияара хезмәттәшлек үсешенә хезмәт итәчәк.
Районыбызның барлык мөселманнарына, район халкына сәламәтлек, иминлек, бәхет телим.
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов