Тәтеш районы мәдәният йорты хәбәр итә

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

22 апрель көнне Тәтеш районы мәдәният йортында клуб хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе булып узды. Оештыру мәсьәләләре буенча мәдәният бүлеге җитәкчесе Юрий Сиякин фикер алышты. Клуб документларын алып бару, "Хәтер урыны" проекты кысаларында чаралар үткәрү турында мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Федорова чыгыш ясады. Мәдәният учреждениеләре тарафыннан энергоресурсларны куллану турында мәгълүмат белән  директор урынбасары Заһит Җамалетдинов таныштырып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International