22 апрелдә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында башкарма комитетның ЗАГС бүлегендә Тәтештәге 1 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуда укучылар белән “Бәхет – ул, әгәр сине аңласалар” дигән темага сөйләшү алып барылды. Гаилә мәсьәләләре турында фикер алышынды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм күп кенә яңа мәгълүматлар алдылар.