«Әкият» балалар бакчасы хезмәткәрләре шәһәребезнең «Көньяк» чишмәсен тәртипкә китерделәр

2021 елның 24 апреле, шимбә

«Әкият» балалар бакчасы хезмәткәрләре шәһәребезнең «Көньяк» чишмәсен тәртипкә китерделәр.  Кирәкле эш кораллары алып, чишмәне һәм тирә-юньне чүп-чардан чистарттылар, баскчның култыксаларын һәм  эскәмияләрне буядылар. Чишмәгә ярдәм итү- ул үз сәламәтлегебезгә ярдәм итү, туган җиребезгә үзенең табигый байлыгың саклап калырга булышу, дигән сүз. Мондый акцияләр безнең балалар бакчасында даими үткәрелә.  Бары уртак көч белән генә безнең шәһәрдә чисталык һәм тәртип тәэмин итеп була, дип саныйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International