23 апрель көнне Монастырск авыл мәдәният йортында Монастырск авыл җирлегенең «Без бердәм гаилә булып яшибез!» дип исемләнгән Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган иҗади программасы булып узды. Җирлек элек-электән халык һөнәрләре белән дан тота. Бу бәйрәм кичәсендә оста куллар, төрле тематик күргәзмә – эшләнмәләре, рәсемнәр, кул эшләре төрләре, рус һәм татар ашлары иҗатлары тәкъдим ителде. Тамашачыларны үзешчән артистлар әзерләгән концерт программасы – рус, татар халык һәм эстрада җырлары, биюләр, шигырь номерлары, «Масленица» милли йоласы, үз чыгышлары белән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сөендерде. Жюри һәм тамашачылар һәр башкаручының талантын һәм иҗатын лаеклы бәяләделәр. Тамаша залында бәйрәм рухы хөкем сөрде.

.jpg)



.jpg)









.jpg)


.jpg)

.jpg)
