«Әкият» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре «Яшел учлар» командасы идеясен хуплап зур өмәгә чыктылар. Өмә кысаларында балалар бакчасы тәрбиячеләре «Көньяк» чишмә территориясен җыештырдылар һәм юл буе урман полосасындагы агачларны агарттылар. Тырма, себерке, агарту өчен кирәк –яраклар алып, 110 кеше уңай кәеф белән көн дәвамында тырышып эшләделәр. «Яшел учлар» командасы балалары бу чараны бик кирәкле эш, дип саный. Без берләшеп игелекле уртак эш башкарабыз. Безгә карап, тирә-юньдәге кешеләр дә бу эшкә теләп кушыла.
#БудетчистовТатарстане
#ЗеленаякомандаБЧ
#ЭКОкультураБЧ
#ЭКОВЕСНА2021
.jpg)
.jpg)
.jpg)