Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Рамазан ае – ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Шушы изге көннәр дәвамында районыбызның барлык мөселманнары үзләренең күндәм, сабыр булуларын тагын бер кат расладылар.
Республикабызда һәм районыбызда Ураза гаетен бәйрәм итүдә ата-бабаларыбызның күпгасырлык дини, рухи традицияләре чагылыш таба. Алар дуслык һәм татулык идеяләренә, туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы караш булдыруга, милләтара, динара ризалыкны, хезмәттәшлекне үстерүгә һәм камилләштерүгә нигезләнгән.
Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылып, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, барчабызга да хәерле, имин тормышлар насыйп итсен, җаныбызга нур, күңелгә яктылык, саулык, йортка иминлек, ризыкка бәрәкәт бирсен! Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен! Кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын! Амин!
Ихтирам белән,
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов