Тарих һәм физика буенча БДИ

2021 елның 11 июне, җомга

2021 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган 42 укучы физика һәм тарих буенча БДИ тапшырды (тарих - 17, физика – 25).

2021 елда физика буенча минималь балл 36га, тарих буенча 32гә тиң.

Шул ук вакытта уку йортларының иң чик баллары аерылырга мөмкинлеген дә исәпкә алырга кирәк, һәм, бәлки, алар югарырак булыр. Һәр югары уку йорты керү баллын мөстәкыйль билгели, әмма ул Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан билгеләнә торган БДИның минималь балларыннан ким була алмый.

Нәтиҗәләрне рәсми игълан итү көне-2021 елның 28 июне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International