Район башлыгының терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан мөрәҗәгате

2021 елның 3 сентябре, җомга

Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы!

3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.

Кайгылы дата безнең календарьда 2004 елда Төньяк Осетиядә Бесланда булган фаҗигадән соң барлыкка килде. Бүген без гаепсез үлгән сабыйларны искә алабыз,  террорчылар корбаны булган кешеләрнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Хөрмәтле тәтешлеләр! Шәһәр һәм авылларда тынычлык, якташларыбызның, туганнарыбызның, балаларыбызның һәм оныкларыбызның тормышы һәм иминлеге һәрберебездән тора. Безнең төп корал - уяулык, бердәмлек, битараф булмау.

Террорчылар гаебе белән туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның кайгыларын уртаклашам  һәм безнең илдә тынычлык өчен көрәшүчеләргә хөрмәт  хисләремне белдерәм.

 Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                                       Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International