11 сентябрь көнне «Чиста яр» һәм «Россия суы» Бөтенроссия акцияләре кысаларында «Форпост» отряды активистлары Идел елгасы буенда чүп-чар җыйдылар. Бүген «Чиста яр» Бөтенроссия акциясе безнең төбәктә старт алды.
Кызганычка каршы, елга ярында пыяла шешәләр, пластик һәм катыргы калдыклар еш очрый.
Сулыклар ярларыннан чүп-чар җыю кече буын җилкәсенә төшә. "Форпост" отряды командасы 10 минут эчендә 5 капчыктан артык җыелды.
Табигатьне саклагыз!
#форпост

