Хөрмәтле мәгълүмати технологияләр тармагы хезмәткәрләре!

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Һөнәри бәйрәмегез - Программистлар көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Мәгълүмати технологияләр тормышыбызның барлык өлкәләрен колачлый. Дөнья яңа коммуникацияләр һәм цифрлы карарлар ярдәмендә тиз үзгәрә. Кичә генә фантастик тоелган нәрсә бүген гадәти күренешкә әверелә. Шәхси компьютерлар һәм катлаулы завод станоклары, видеоконференцияләр һәм “акыллы” көнкүреш приборлары – болар барысы да киеренке интеллектуаль хезмәт һәм программистларның иҗади энергиясе нәтиҗәсе.

Барыгызга да сәламәтлек, һөнәри уңышлар, яңа идеяләр һәм креатив карарлар телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                             Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International