Янгын куркынычсызлыгы буенча «Неопалимая купина» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсының региональ этабы

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы буенча «Неопалимая купина» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының региональ этабына йомгак ясалды.

«Иҗатның техник төрләре» номинациясендә Тоншерма урта мәктәбе укучысы Майорова Динә (җитәкчесе Кузнецов Петр Николаевич), П.С. Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбе укучысы Җамалетдинова Рәзилә (җитәкчесе Булатова Розалия Исмәгыйль кызы) 3 урынны яулады.

«Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә Келәш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы укучысы Биктимерова Иркә (җитәкчесе Амерханова Румия Рамил кызы) 3 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International