10 нчы сентябрьдә Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары бөтендөнья “Татарча диктант” акциясендә актив катнашты. Акциядә катнашучыларны мәктәп директоры Фәтхуллов Илдар Роберт улы сәламләде. Тәтеш районы татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Ибраһимова Асия Захир кызы барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, диктант язуда уңышлар теләде. Диктант текстын туган тел һәм әдәбият укытучысы Шәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызы укыды. “Татарча диктант” акциясендә барлыгы 70 кеше катнашты .Район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Гарипова Резеда Әхмәт кызы диктант язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
.jpg)
(1).jpg)