ЮИДолылар 1Б классында (кл.җитәкчесе Кондакова Г. Б.) «Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә» дигән әңгәмә үткәрде.
Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр; беренче сыйныф укучыларының урамда йөргәндә юл хәрәкәте иминлеге турында күзаллауларын формалаштырдылар; урамда, юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен үтәү күнекмәләре бирделәр; юл кагыйдәләре барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар; юл билгеләрен аерырга өйрәттеләр; көндәлек тормышта алган белемнәреннән мөстәкыйль файдалана белүләрен арттырдылар. “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Казан шәһәрендәге тикшерү идарәсенең профилактика бүлегенең әйдәүче белгече Вахитова Л. И. балаларга «Яшь җәяүле белешмәләре» таратты.
.jpg)