Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне һәм мәктәп укучыларын «Мин һәм Кызыл китап»дигән балалар эшләнмәләре конкурсында катнашырга чакыра

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» дигән балалар кул эшләре конкурсы игълан итә. Чара, иҗади һәм иҗтимагый белем бирү эшчәнлегенә җәлеп итү белән, үсеп килүче буында экологик аң, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурс 2 номинациядә үткәрелә: Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр, лишайниклар һәм хайваннар төрләренең сүрәте.

Чарада республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары катнаша ала.

Эшләр 9 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

Конкурс турында нигезләмә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International