Тәтеш муниципаль районындагы өстәмә белем бирү үзәгенең "Татарстан варислары" балалар берләшмәсе активистлары Әтиләр көненә багышланган "Минем әтием иң- иң" акциясен оештырдылар һәм үткәрделәр. Балалар узып баручыларга "Минем әтием" дигән гыйбарәне дәвам итүне тәкъдим иттеләр. Бәйрәмнең кайсы датада булуын искә төшерү карточкаларын тараттылар. Акциядә 19 кеше катнашты.