2021 елның 15 октябрендә «Патриот» республика спорт – патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә «Алга яшь армиячеләр» республика хәрби-спорт уены узды. Штаб начальнигы Ванюхин Андрей Викторович җитәкчелегендә Тәтеш районы командасы ярышларның зона этабында абсолют җиңүче дип танылды. Лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!