Бөтенроссия спорт фестивале

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

2021 елның 15-17 октябрендә Мәскәү шәһәренең ЦСКА «Уен» спорт комплексында кадет корпуслары һәм кадет сыйныфлары укучылары арасында «волейбол» спорт төре буенча генералиссимус А.В. Суворов исемендәге Беренче Бөтенроссия спорт фестивале үткәрелде. Фестиваль Россиянең Хәрби дан көненә һәм Укытучылар көненә багышланган иде.

Татарстан Республикасыннан «Тәтеш кадет интернат-мәктәбе» командасы 10 һәм 11 сыйныф кадетлары составында (команда җитәкчесе Васин Н.М.) катнашты.

Кадетлар спорты лигасы президенты Цой Дмитрий Вячеславович һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашкан ачылыш тантанасыннан соң, кадет волейбол уеннары башланды. Ярышларда 15 команда катнашты. Беренче көнне безнең команда кискен көрәштә «ярымфиналга» чыкты, ярышларның икенче көнендә - «финал»га. Нәтиҗәдә, Тәтеш кадет интернат мәктәбе  командасы II урынны яулады. Кадетлар кубок, грамоталар, призлар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Ярышлар барышында музейларга экскурсияләр, спорт һәм кино йолдызлары белән очрашулар оештырылды. Волейбол ветераннары белән иптәшләрчә уен үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International