21 октябрь көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре Евгений Шварцның тууына 125 ел тулу уңаеннан «П. С. Ханжин исемендәге Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе №1» 3 «А» һәм 3 «В» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Микушева В.Р. һәм Канаева Н.Н.) өчен «Евгений Шварц: әкиятче, рыцарь, волшебник» әдәби уенын үткәрделәр.
Чара башында балалар талантлы язучы – әкиятче иҗаты, аның биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштылар. Балалар барлык яраткан фильм – «Золушка», «Кар патшасы», «Итекле мәченең яңа йөрешләре» һәм «Гадәти могҗиза» фильмнарының язучы – драматургның пьесалары буенча төшерелүе турында гаҗәпләнделәр. Әлеге фильмнардан өзекләрне укучылар бик теләп карадылар.
Балалар Е.Шварцның «Югалган вакыт турында әкият», «Беренче сыйныф укучысы», «Ике абый», «Шура һәм Марусы маҗаралары» дигән китапларын искә төшерделәр һәм фикер алыштылар.
Чара ахырында укучылар бик теләп «Зирәк әкият битләре буйлап» викторинасында катнаштылар, шулай ук «Гадәти булмаган әкиятче Евгений Шварц» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
.jpg)