Бүген Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы һәм Тәтеш дәүләт граждан яклау көллияте студентлары "Многоликий Татарстан"фотокүргәзмәсендә катнаштылар.
Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе проекты җитәкчесе Илһам Зәйнуллин балалар белән Татарстан Республикасының күпмилләтле байлыгы турында сөйләште, яшьләр проектларында катнашу турында сөйләде. Студентлар бик теләп төрле милләт вәкилләренең фоторәсемнәрен һәм QR-код буенча видео карадылар. Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.