Конкурс 2022 елның 15 гыйнварыннан 28 гыйнварына кадәр үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы Тәтеш районы белем бирү оешмаларының 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар, 1-11 сыйныф укучылары чакырыла.
Конкурста катнашу өчен сылтама буенча гариза бирергә кирәк:
https://forms.yandex.ru/u/61dfde998a85997845282923/
Катнашучының Фамилиясе Исеме Әтисенең исеме, яше, белем бирү оешмасының исеме, әсәр исеме, әсәр авторы, номинациясе, педагогның Фамилиясе, Исеме, Әтисенең исеме, элемтә өчен мәгълүматлар һәм конкурс чыгышына сылтама (ЯндексДискка куелган видеоролик) беркетергә.
Номинацияләр:
- «Туган тел»;
- «Туган ягым – моңлы бишек»;
- «Әткәм-әнкәм йорты»;
- «Туган якның күренекле шәхесләре».
Элемтә өчен: Гарипова Резедә Әхмәт кызы – Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты, элемтә өчен телефон: 8(84373)25439, 89033062266.