Мәдәният яңалыклары

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

20 апрельдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Тәтеш бүлекчәсе (җитәкчесе Рима Сәфиуллова) һәм татар милли-мәдәни үзәге (җитәкчесе Асия Ибраһимова) тәкъдим иткән «Тәтеш җәүһәрләре» командасы, Россия халыкларының мәдәни мирас елы уңаеннан, «Аулак өй-баттл» (Чуаш Республикасы, Комсомол районы, Урмай авылы) республика конкурсында янә җиңү яулады. «Баттл» ның нигезендә туган телне саклап калу һәм үз халкының гасырларга сузылган традицияләрен үстерү, милли мәдәният кыйммәтләренә ирешү ята. Чара Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International