Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

       Өстәмә белем бирү үзәгендә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган «Бердэм  бер гаилә белән яшибез» дигән рәсем һәм декоратив-гамәли иҗат муниципаль конкурсы узды.

        Конкурсның максатлары һәм бурычлары  булып – этник ара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, балаларның иҗади сәләтләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, Россия халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләренә, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләренә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче буын иҗатында Россия халыклары мәдәниятенең күптөрлелеген чагылдыру иде.

     Конкурста  шәһәр һәм районның 9 белем бирү оешмасыннан 5-17 яшьлек 50 дән  артык укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International