"Әкият" балалар бакчасы хәбәр итә

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

25 май көнне мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында татар теле тәрбиячесе Абдурахманова Ә. В. «Акыллы малайлар, акыллы кызлар» бәйгесе үткәрде. Уеннар һәм уен ситуацияләре аша балалар З.М. Зарипованың «Татарча сөйләшәбез» программасы буенча үзләренең лексик минимум буенча белемнәрен күрсәттеләр. Викторина сораулары “Агымсу”, “Кулъяулык», «Йөзек салыш” татар халык уеннары белән чиратлаштырылды.Уенның җиңүчеләре итеп Голованова Женя, Клим һәм Наум Железновлар игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International