20 июльдә Тәтеш муниципаль районының «Тәтеш җәүһәрләре» командасы, «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Рима Сафиуллова) һәм татар милли-мәдәни үзәге (җитәкчесе Асия Ибраһимова) тарафыннан тәкъдим ителгән «Аулак өй-баттл» Республика конкурсы финалистлары булып, Казан шәһәрендә узган йомгаклау ярымфинал этабында катнаштылар. Конкурс Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында узды. Чара Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды.