31 июльдә Дан Монументы янында хәрби-диңгез флоты көненә багышланган «Россия Хәрби флот белән горурлана» дигән тантаналы митинг узды.
Җыелучыларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Евгений Гаврилович Курков сәламләде һәм бәйрәм белән котлады.
Шулай ук Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Альфетович Гарифуллин һәм мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Викторович Сиякин чыгыш ясадылар.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Митинг ахырында мәңгелек утка чәчәкләр салу булды.