19 августта Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең "Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз"дигән темага август киңәшмәсендә катнашты. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева катнашты. Узган елда тармакка йомгак ясалды, 2022-2023 уку елына өстенлекле бурычлар куелды.