21 октябрь көнне Кошки-Новотимбай авылында бөек чуаш мәгърифәтчесе Иван Яков улы Яковлевны искә алу көненә багышланган «Ул чуаш халкын данлады» дип исемләнгән митинг булып узды. Чарада «ТР Тәтеш муниципаль районы Чуаш милли-мәдәни автономиясе» муниципаль берәмлеге рәисе Володар Аркадий улы Тимофеев, Тәтеш районы мәдәният йорты вәкилләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл халкы катнашты. Митинг барышында чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, мәгърифәтче чуаш язуы һәм мәдәнияте, чуаш халкы тарихына бәяләп бетергесез өлеш керткән. Бөек шәхесне бер минутлык тынлык белән искә алып, бюстка чәчәкләр салдылар. Чара кысаларында катнашучылар авыл үзәгендә урнашкан часовняда булдылар.