Район архивыннан хәбәрләр

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Вера Николаевна Фигнерның Тәтеш шәһәрендә булуына быел 95 ел тулды.

Әлеге вакыйга Тәтеш педагогия училищесының элеккеге укытучылары Морозова Екатерина Ивановна һәм Напалкова Зинаида Станиславовна көндәлекләрендә теркәлгән.

«1927 елда педагогия техникумына Вера Николаевна Фигнер килде. Ул анда рус теле, әдәбияты укытучысы, драма һәм әдәби түгәрәкләр җитәкчесе Зинаида Станиславовна Напалкова белән әңгәмә корды.

Әңгәмә барышында оешма башкарган эшне хуплады, Островскийның авыл халкы өчен педагогия техникумының культармиячеләре тарафыннан сәхнәләштерелгән “В чужом пиру похмелье”, “Свои люди – сочтёмся”, “Правда хорошо, а счастье лучше” пьесаларын унай бәяләде.

Әдәби түгәрәкнең эшен киңрәк җәелдерергә: халык белән укулар үткәрергә, шигырь, хикәяләр язуга өйрәтүне җайга салырга киңәш итте.

Зинаида Станиславовна кабинеты тәрәзәсе янына килеп: “Сез ничек уйлыйсыз, уку йорты тирәсендә бушлык була торып, укучыларда табигатькә мәхәббәтне тәрбияләргә мөмкинме?” – дип сорады. “Чәчәкләр үстерегез, бакча утыртыгыз”, - диде.

Орлык җыярга һәм мәктәпләрне тәэмин итәргә киңәш итеп, бер капчык чәчәк орлыгы бүләк итте.

Китапханәгә ул үзенең хезмәтен – “Запечатленный труд” китабын бүләк итте”.

Хәзер китапны һәм орлык капчыгын Тәтеш төбәге тарихы музейларында күрергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International