Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, Өстәмә белем бирү үзәгендә "Без төрле, әмма без - бердәм!” методик эшләнмәләре конкурсы узды.
Конкурсның максаты - һөнәри компетенция һәм иҗади потенциалны үстерү, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә патриотизм тәрбияләү өлкәсендә заманча белем бирү, педагогика технологияләрен актив кулланышка кертүгә юнәлдерелгән Тәтеш районы Өстәмә белем бирү белгечләренең алдынгы тәҗрибәсен ачыклау һәм трансляцияләү иде.
Конкурста районның 3 белем бирү учреждениесеннән 6 катнашучы катнашты. Тәкъдим ителгән конкурс эшләренең байтак санына туры килү-килмәве, конкурс материалының актуальлеге, методик эшләнмәсе һәм гамәли әһәмияте керә.