Бүген “Ханжин П. С. исемендәге Тәтеш 1 урта гомуми белем бирү мәктәбендә” 10-11 сыйныфы укучылары Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Чиләбе шәһәре Оборона министрлыгының «Профессор Н.Е. Жуковский һәм Ю.А. Гагарин исемендәге Хәрби – Һава көчләре хәрби укыту - фәнни үзәге филиалы» ВООның майоры Е.В. Шахматов белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу үткәрде. Евгений Владимирович керү тәртибе һәм уку шартлары, кандидатларны сайлап алу үзенчәлекләре турында да җентекләп сөйләде. Укучыларны курсантларның яшәү һәм укыту шартлары, алга таба хәрби хезмәт итү үзенчәлекләре белән таныштырды. Чыгыш ясаганнан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар: укырга керү өчен ничә БДИ балл җыярга кирәк; киләчәктә уку узенчәлекләре; белгечлекләр һәм хезмәт үсеше перспективалары турында. Очрашуда Татарстан Республикасы Тәтеш районы хәрби комиссары Ф. А. Гарифуллин да катнашты. Хәрби уку йортлары вәкилләре белән очрашулар безнең мәктәп өчен традицион һәм һөнәр сайлауда ярдәм итә.