13 декабрь көнне Килдеш урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» темасына Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең директорлар семинары узды. Сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Малькина Л.П. чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларга «Биология, Химия, Физика,Робототехника,Агрокласс буенча буенча мастер класслар, туган якны өйрәнү һәм татар теле буенча проектлар тәкъдим иттеләр. Семинарда катнашучыларга "Россия-минем Ватаным" әдәби-музыкаль композициясе тәкъдим ителде. Чара ахырында катнашучыларның түгәрәк өстәл артында мөһим сораулар карралды һәм семинарга йомгак ясалды. Семинарда катнашучылар тарафыннан, барлык чарага югары бәя бирелде.