13 гыйнвар Тәтеш районы мәдәният йорты мәйданында «Иске ел китергә теләми»дип исемләнгән, уен-күңел ачу программасы булып узды. Чарада район үзешчән сәнгать артистлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруында җырлар яңгырады. Гадәттәгечә бәйрәмгә җыелган һәркемне Кыш бабай һәм Кар кызы котлап үтте. Шәһәр халкы һәм кунаклары белән конкурслар, уеннар, табышмаклар үткәрелде.