20 гыйнвар Тәтеш район мәдәният йортында Татарстан Республикасында игълан ителгән милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын «Милли мәдәниятләрнең салават күпере» дип исемләнгән, тантаналы рәвештә ачылуы булып узды. Бәйрәм кунакларын 4 милли-мәдәни үзәк вәкилләре сәламләде, алар декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләрен, милли ризыклар һәм интерактив мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов сәламләү сүзендә мәдәни традицияләрне, милли бөтенлекне, халыклар бердәмлеген саклауның мөһимлеген билгеләп үтте, безнең районда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы ачылуы турында игълан итте. Концертта Тәтеш районы һәм Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзешчәннәре чыгыш ясадылар.